Music Video

Нэрсэ сон ул, бэхет?
Watch {trackName} music video by {artistName}

Featured In

Lyrics

Нәрсә соң ул бәхет, әйтегезче? Кемнәр ничек күрә, ул бәхетне Бәхет бит ул таркалмаган Туган нигезең булса Бәхет бит ул кайтып керер Җылы өең булса Бәхет бит ул сау-сәламәт Әти-әниең булса Сине аңлый торган яратканың Сөйгән ярың булса Бәхет бит ул балаларың оныкларың белән Гаиләң тулы булса Нәрсә соң ул бәхет, әйтегезче? Кемнәр ничек күрә, ул бәхетне Бәхет бит ул туганнарың белән Туган җанлы булсаң Бер-береңә ярдәм итеп Хәлен белеп торсаң Бәхет бит ул чын дусларың белән Гомер корсаң Бу сынаулы тормышны Бергә җиңеп барсаң Бәхет бит ул үз юлыңны үзең ярсаң Алга барсаң Нәрсә соң ул бәхет, әйтегезче? Кемнәр ничек күрә, ул бәхетне Ә мин болайрак уйлыйм: Бәхет бит ул иртән торып Мин бәхетле дисәң Бәхет бит ул сау-сәламәт булып Аягыңда йөрсәң Бәхет бит ул бу тормыштан гел канәгать булып Гомер сөрсәң Бәхет бит ул туган илем, туган җирем диеп Янып йөрсәң Бәхет бит ул көндә таңнан кыйблабызга карап Бер аллаһка дога кылып рәхмәт әйтсәң
Writer(s): фирдус тямаев Lyrics powered by www.musixmatch.com
instagramSharePathic_arrow_out